24 гыйнварда Әгерҗе районы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хәрби хезмәткәрләр һәм мобилизацияләнүчеләр өчен балаклавалар тегү оештырдылар. Балаларның кайгыртучан куллары белән башлыклар партиясе ясалды.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның рәхмәт сүзләре белән илһамланып, балалар тегүдә зур шатлык һәм горурлык белән катнаштылар. Мондый чаралар «Безнекеләр өчен» акциясе кысаларында оештырыла.