Югары Ослан районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре узу өчен медицина оешмаларына илтү эше дәвам итә. 2023 елда 1 200 кешене китерү планлаштырыла.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан быел медицина учреждениеләренә 86 өлкән граждан китерелгән инде.