Татарстанда эш белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы мәшгульлек өлкәсендә хезмәтләрне, «Россиядә эш» Бердәм циффрлы платформа сервисларын кулланып, тулысынча электрон рәвештә күрсәтүгә күчкән пилот төбәкләр рәтенә керде.

Бүгенге көндә платформада бөтен Россия буенча 16 млн кулланучы теркәлгән. Гражданнардан 7 миллионнан артык резюме урнаштырылган. Эш бирүчеләр өчен бу эшчеләр, шул исәптән башка төбәкләрдән күченергә теләгән белгечләр табу өчен бик зур ресурс.

Моннан тыш, «Россиядә эш» платформасы ярдәмендә эш бирүчеләр закон нормалары таләпләрен үти алалар: кадрларга ихтыяҗ, тулы булмаган мәшгульлек режимын кертү, хезмәткәрләрне азат итү, инвалидлар өчен квоталы эш урыннары турында мәгълүмат урнаштыру һ. б.

2023 ел башыннан татарстанлылар онлайн-форматта 4 меңгә якын гариза биргән, 3 462 кеше эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Һөнәри ориентация юнәлеше буенча 236 заявка бирелгән, республиканың 34 кешесе җәмәгать эшләренә язылган. Шулай ук 19 кеше эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтүгә онлайн-гаризалар калдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International