Татарстан предприятиеләре «Россиядә эш» платформасы турында нәрсә уйлый?

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Альтернативалар булуга карамастан, Зәй дәүләт район электр станциясе эш өчен «Россиядә эш» платформасын сайлаган. Шул рәвешле 850 хезмәткәре булган электр энергетикасы өлкәсендәге предприятие үз теләген белдереп кенә калмый, закон таләпләрен дә үти.

«Татэнерго» АҖ Зәй дәүләт район электр станциясе директоры Дмитрий Прохоров билгеләп үткәнчә, предприятиенең кадрлар белән тулылану проблемасы бик мөһим. «Россиядә эш» платформасы ярдәмендә предприятие үз вакансияләре турында мәгълүматны күбрәк кешеләр арасында тарата ала.

Моннан тыш, мәшгульлек үзәкләре, потенциаль хезмәткәрләр белән эшләүне цифрлаштыру бик уңайлы һәм нәтиҗәле. Әйтик, 2022 ел дәвамында предприятие 89 вакансия игълан иткән, аларның күбесе «Россиядә эш» платформасы ярдәмендә ябылган.

Порталның иң кирәкле ресурслары арасында Дмитрий Прохоров вакансияләр урнаштыруны, резюме һәм эш эзләүчеләрдән кире элемтә алуны, электрон документ әйләнешен атый.

«Россиядә эш» платформасының мөмкинлекләре мәшгульлек хезмәтләре белән оперативрак, сыйфатлырак, нәтиҗәлерәк эшләргә һәм кадрлар мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә», – ди «Татэнерго» АҖ филиалы директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International