«Наз» үзәгенең көндезге төркеме катнашучылары Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында булдылар

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

26 гыйнварда Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркеменең тугыз әгъзасы Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында булып кайттылар. Алар йөзү буенча ярышлар карадылар.

«Сәяхәтне оештырган өчен рәхмәт. Өметсезлеккә бирелмәсәң һәм шартларга бирешмәсәң, уңышларга ирешеп була. Иң мөһиме – үзеңне җиңү», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Таһир Гарипов.

Балтачлылар шулай ук «Россия – минем тарихым» паркын карый алдылар. Мультимедиа күргәзмәсе экскурсантларның белемнәрен тулыландырды һәм зур кызыксыну уятты.

Сәфәр хуҗалык-эксплуатация хезмәте җитәкчесенең һәм «Азат» автозаправка станциясенең иганәче ярдәме белән мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International