26 гыйнварда Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы һәм психологы «Энергетик» мәдәният сараенда 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик сәгать үткәрделәр. Дәреснең максаты – яшүсмернең шәхси куркынычсызлыгы проблемасын карау, «хокук бозу», «җинаять» төшенчәләре белән таныштыру.
Балалар кадаклар турындагы гыйбрәтле хикәя тыңладылар һәм фикер алыштылар, сары һәм кызыл төстәге карточкалар кулланып интерактив уен уйнадылар. Психолог төрле хәлләр турында сөйләде, яшүсмерләр аларны бәяләде, җавап бирде, шулай ук РФ Җинаять кодексының һәр ситуациягә кагылышлы статьяларын атады.
Соңыннан яшүсмерләр кылган җинаятьләр һәм алар өчен җәза төрләре турында видеоролик карадылар. Социаль педагог һәм психолог яшүсмерләргә һәр кешенең үз эшләре өчен җаваплы булуын искәртте.