ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

ТР Министрлар Кабинетының 2011 елның 14 февралендәге 97 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы пенсионерларын шифаханә-курорт дәвалавы белән тәэмин итү тәртибе нигезендә кайбер категория гражданнар ташламалы шартларда юлламалар белән тәэмин ителә.

Ел саен Россиядә 27 гыйнварда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата хөрмәтенә П.А. Полушкин исемендәге 101нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Казан шәһәренең «Бөек Ватан сугышы Ветераннары – блокадалы Ленинградта яшәүчеләр» иҗтимагый оешмасы вәкилләре өчен чара әзерләделәр.

26 гыйнварда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары кысаларында флорбол буенча ярышлар узды. Ярышларда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова да булды.

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Федераль пассажир компаниясе» акционерлык җәмгыятенең Горький филиалының структур бүлекчәсе – Горький тимер юл агентлыгы катнашында эш бирүче көне үткәрде. Эш эзләүчеләргә билет кассиры вакансиясе тәкъдим ителде.

Лениногорск муниципаль районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. 9 гыйнвардан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм скрининг үткәрү өчен медицина учреждениеләренә илтү яңартылды.

Кичә, 26 гыйнварда, Казандагы «Мега» сәүдә үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча бизнес-форум узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова катнашты.

25 нче гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лилия Зарифуллина «Холокост корбаннарын искә алу атнасы» күргәзмәсен оештырды.

Тәрбияче Ирина Телицына һәм социаль тернәкләндерү белгече Наталья Иванова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар буяулар, төсле кәгазьләр, мамык дисклар белән эшлиләр, кер каптыргычлар белән шөгыльләнәләр. Мондый дәресләрнең төп максаты – иҗади потенциалны, уңай мотивацияне, теләсә кайсы яшьтә тормыштан канәгать кала белүне үстерү.

Актив озын гомерлелек олы кеше потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итә, бу гомер озынлыгын арттыруга китерә. Актив озын гомерлелек принципларын гамәлгә ашыру «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

26 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ярымстационар хезмәт күрсәтү шартларында тернәкләндерү курсы узучы балаларның ата-аналары учреждение белгечләре белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International