27 гыйнварда Россиянең хәрби дан көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата алдыннан, 26 гыйнварда, Арча муниципаль районының «Шәфкать үзәге» комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Блокада. Ленинград. Хәтер» чарасы үткәрделәр.
Социаль хезмәт алучыларга тоткынлыктагы Ленинград атмосферасына чумарга документаль фильм кадрлары ярдәм итте. Шулай ук Анна Әхмәтова, Вера Инбер һәм Роберт Рождественский шигырьләре яңгырады.
Блокададан исән калмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чараны «Истә тот» видеосын карау тәмамлады.
Ә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бу фаҗигале вакыйгалар турында балаларга педагог һәм музыкаль җитәкче сөйләде. Холокост һәм Ленинград блокадасы вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Презентация күрсәтелгәннән соң балаларга хәтер шәме ясарга тәкъдим ителде.
Шундый ук чаралар республиканың барлык халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә узды.