Бүген Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе башлыгы Аяз Ямалетдинов катнашында җыелыш узды. Чарада Әлмәт шәһәре прокуратурасы прокуроры ярдәмчесе Рената Павлова, Әлмәт шәһәрендә «Россельхозбанк»ның өстәмә офисы идарәчесе Елена Кудряшева катнаштылар.
Төп доклад белән мәшгульлек үзәге директоры Роберт Ганиев чыгыш ясады, ул 2022 елга йомгак ясады һәм 2023 елга бурычлар билгеләде. Әйтик, 2022 елда төрле мәсьәләләр буенча мәшгульлек хезмәтенә 5 817 кеше мөрәҗәгать иткән.
2023 елның 1 гыйнварына мәшгульлек хезмәтендә 163 эшсез граждан исәптә торган. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,15 % тәшкил итте (2022 елның 1 гыйнварына – 0,64 %).
Хезмәт базарында киеренкелекне киметү максатларында түбәндәге өстәмә чаралар тормышка ашырылды:
- шәһәрнең һәм районның 10 предприятиесендә 109 эшсез граждан өчен җәмәгать эшләре;
- эштән азат ителү куркынычы астында булган 52 хезмәткәрне вакытлыча эшкә урнаштыру.
Яшьләрне эшкә урнаштыруны субсидияләү программасы кысаларында 180 кеше эшкә урнаштырылган.
«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Әлмәт районында аерым категория гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырылган. 500 кеше белем алган.
Классик схема буенча җәмәгать эшләрендә 434 кеше катнашкан.
Һөнәри белем бирү 260 эшсез граждан өчен оештырылган. Һөнәри юнәлеш бирү хезмәте 3 714 гражданга күрсәтелгән.
Шулай ук ел дәвамында эшсез инвалидларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү, эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү һ. б. чараларны тормышка ашыру эше алып барылган.
Бу юнәлешләр буенча эш 2023 елда да дәвам итәчәк.