«Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр сәламәт булырга телиләр

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

25 гыйнварда Минзәлә муниципаль районындагы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ОРВИ һәм гриппны профилактикалау» дигән чара узды.

Танып белү дәресенең беренче өлешендә медицина хезмәткәрләре Зөлфия Буятова һәм Людмила Әлмөхәммәтова балаларга грипп вирусы, аның таралу юллары һәм профилактика чаралары турында сөйләделәр. Чараның иң мавыктыргыч өлеше практик булды: балалар тәм буенча табигый витаминнарны танып белделәр – суган, лимон, сарымсак, бал. Алар шулай ук табышмаклар чиштеләр һәм уйнадылар.

Соңыннан балалар сәламәт булу максатын куйдылар. Моның өчен алар кулларын яхшылап сабын белән юарга, һава торышы буенча киенергә, спорт белән шөгыльләнергә һәм витаминлы яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр күбрәк ашарга вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International