25 гыйнварда Арча районында «Форпост» активистлары һәм «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Роза Хисамова Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган яшүсмерләр өчен патриотик сәгать үткәрделәр. Чара «Казан арты» тарих-этнография музеенда узды.
Оештыручылар Ленинградта яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләделәр. Аларның сөйләве презентация белән үрелеп барды. Шулай ук балалар Таня Савичеваның язмышы турында видеоролик карадылар. Кечкенә кыз көндәлеге Бөек Ватан сугышы символларының берсенә әверелгән.
Арчаның 2 нче һәм 7 нче мәктәпләре укучылары «Сугыш чоры балалары» театраль спектаклен әзерләделәр һәм күрсәттеләр.
Балалар Рая Ахун кызы Фәтхуллинаның хикәясен зур кызыксыну белән тыңладылар, аңа бала чагында ук бу сугышның коточкыч хәлләрен кичерергә туры килә.
Чакырылган кунаклар, Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина һәм район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина яшүсмерләргә Ватаныбызны саклаган һәм яклаган кешеләрнең батырлыгын истә тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.
Барлык чакырылучылар да «Блокада икмәге» акциясендә катнаштылар. Блокада вакытында һәм аннан соң һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.