«Кайгырту» социаль приютында ватанпәрвәрлек дәресе

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Алексеевск муниципаль районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков һәм Җиңү волонтерлары «Импульс» яшүсмерләр клубында патриотик дәрес үткәрделәр. Чараның максаты кинематограф аша яшьләрнең игътибарын Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү һәм совет армиясенең фашизмны җиңүдәге батырлыгы турындагы истәлекне мәңгеләштерү иде.

Волонтерлар укучыларга блокададагы Ленинградның фаҗигале көннәре турында сөйләделәр, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, тема буенча фикер алышуда катнаштылар. Аннары кино карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International