Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Актив озын гомерлелек мәктәбе эшен дәвам итә.
25 гыйнварда үзәкнең актлар залында «Чишмә» мәдәният йорты артистлары оештырган концерт программасы узды. Тамашачылар – көндезге бүлекнең социаль хезмәт алучылары һәм Актив озын гомерлелек мәктәбе әгъзалары.
Концерттан соң социаль эш буенча белгеч Резеда Габдрахманова Актив озын гомерлелек мәктәбендә катнашучылар өчен хатирәләр терапиясе үткәрде. Мондый чаралар вакытында борчылу кими, картлыкка толерант караш формалаша.