«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә «Иҗат салават күпере» күргәзмәсе оештырылган

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

26 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Иҗат салават күпере» күргәзмәсе узды. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны декоратив-гамәли иҗатның төрле төрләре белән таныштыру.

Күргәзмәдә төрле техникаларда башкарылган социаль хезмәт алучыларның эшләре тәкъдим ителде. Катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, ә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч һәркемгә мастер-класс тәкъдим итте.

Чарада 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International