Лениногорск муниципаль районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. 9 гыйнвардан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм скрининг үткәрү өчен медицина учреждениеләренә илтү яңартылды.
Чаралар «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспортында башкарыла. Ул федераль бюджет акчасына алынган.
2022 елда медицина учреждениеләренә авыл җирендә яшәүче 1 525 кеше китерелгән. 2023 елның I кварталында әлеге чаралар белән 246 өлкән яшьтәге гражданны колачлау планлаштырыла.