Кичә, 26 гыйнварда, Казандагы «Мега» сәүдә үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча бизнес-форум узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова катнашты.
Бизнес-форум программасына спикерлар чыгышлары, мастер-класслар керде. Шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләрендә төп бурычларны билгеләү һәм аларны чишү юлларын булдыру буенча төркемнәрдә эш алып барылды.