Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Федераль пассажир компаниясе» акционерлык җәмгыятенең Горький филиалының структур бүлекчәсе – Горький тимер юл агентлыгы катнашында эш бирүче көне үткәрде. Эш эзләүчеләргә билет кассиры вакансиясе тәкъдим ителде.
Гражданнар оешма вәкилләре белән шәхси әңгәмәдә вакансия, хезмәткә түләү системасы, социаль гарантияләр һәм ташламалар турында тулы мәгълүмат алдылар.
Чарада 17 кеше булды, 5 кандидатура эш бирүче тарафыннан каралачак. Барлык гражданнар да хезмәт законнары мәсьәләләре буенча мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультацияләр алдылар.