28 гыйнварда «Бомбей» боулинг-үзәгендә XXII Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче яшьләрнең спартакиадасы кысаларында боулинг буенча ел саен уздырыла торган турнир булды. Турнир 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Канидиевка багышланган иде.
Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 9 гыйнвардан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру узу өчен үзәк район хастаханәсенә илтә башлады.
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Вахитов районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан күченгән балалар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен дәрес үткәргәннәр. Билгеләп үтәргә кирәк, комплекслы үзәк психоэмоциональ җәрәхәтләре булган балаларга, шул исәптән сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайткан балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектны гамәлгә ашыру кысаларында төбәк терәк мәйданчыгы булып тора.
Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Исламов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, «Доверие–Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Алсу Ризаева блокадалы Ленинградта яшәгән Олы Елга авылыннан Миңниса Шәйхетдинова янына бардылар.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Өшегәндә беренче ярдәм» дигән темага чираттагы медицина сәгате узды.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Кышкы милли сюжетлар» темасына фотосессия оештырдылар. Балалар портрет төшерергә өйрәнделәр.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс узды. Чара кулларның вак моторикасын, иҗади сәләтне һәм фантазияне үстерүгә юнәлдерелгән иде.
26 гыйнварда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Екатерина Маланчева инвалид балаларның әти-әниләре белән «Без бергә» дигән программа кысаларында дәрес үткәргән. Чараның максаты – коммуникатив күнекмәләрне, тыңлый белү күнекмәләрен үстерү, шулай ук эмоциональ киеренкелекне бетерү.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты шәфкать туташы Любовь Волостнова социаль хезмәт алучылар белән гриппны кисәтү темасына әңгәмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның гаиләсенең һәм туганнарының кайгысын уртаклаша.