Эльмира Зарипова флорбол буенча Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында җиңүчеләрне бүләкләде

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

26 гыйнварда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары кысаларында флорбол буенча ярышлар узды. Ярышларда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова да булды.

Ярышлар дуслык рухында узды. Дивизионнар көрәше нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:

1нче дивизион

1 урын – Мәскәү

2 урын – Кемерово өлкәсе

3 урын – Санкт-Петербург

2нче дивизион

1 урын – Ульяновск өлкәсе

2 урын – Свердловск өлкәсе

3 урын – Рязань өлкәсе

4 урын – Татарстан Республикасы

3нче дивизион

1 урын – Пермь крае

2 урын – Новосибирск өлкәсе

3 урын – Курск өлкәсе

Эльмира Зарипова спортчыларны җиңү белән котлады һәм аларга медальләр һәм дипломнар тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 21-27 гыйнварда Татарстан башкаласында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узды. Уеннарда Россиянең 59 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан вәкилләр катнашты. Ярышларда катнашучылар арасында 95 Татарстан спортчысы, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы ике интернат-йортта тәрбияләнүче 8 кеше бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International