26 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ярымстационар хезмәт күрсәтү шартларында тернәкләндерү курсы узучы балаларның ата-аналары учреждение белгечләре белән очрашты.
Очрашуда бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат яңгырады. Педагог-психолог Альбина Иркәгалиева ком терапиясе ярдәмендә эмоциональ киеренкелекне бетерү буенча кызыклы тренинг үткәрде. Социаль педагог Ирина Вдовина интерактив уеннар турында сөйләде һәм балалар вакытны файдалы итеп үткәрә алырлык куркынычсыз сайтлар буенча киңәш бирде. Шәфкать туташы Наталья Нурмөхәммәтова грипп һәм ОРВИ профилактикасының төп кагыйдәләрен искә төшерде.
Мондый очрашулар ата-аналарның хәбәрдарлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.