Актив озын гомерлелек олы кеше потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итә, бу гомер озынлыгын арттыруга китерә. Актив озын гомерлелек принципларын гамәлгә ашыру «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Актив озын гомерлелекнең төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү. Ләкин активлык вакытын озайтмыйча гомерне озайту гына дөрес түгел.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Пульс» актив пенсионерлар клубында актив озын гомерлелекнең барлык принциплары үтәлә. Дәресләр үзбилгеләнүгә, җырлар өйрәнүгә, иҗатның яңа төрләрен үзләштерүгә багышлана. Һәр дәрес сәламәтлек блогыннан тора. Клубта катнашучылар рәхәтләнеп зарядка, сулыш гимнастикасы ясыйлар, аэробика белән шөгыльләнәләр. Даими күнегүләр йокысызлыкны булдырмый һәм ачык акыл саклый. «Шатлык» үзәге белгечләре әйтүенчә, физик яктан актив кешеләрнең Альцгеймер авыруы үсеше куркынычы утырган кешеләргә караганда 50 процентка кимрәк.