Спас интернат-йортында индивидуаль дәресләр үткәрелә

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Тәрбияче Ирина Телицына һәм социаль тернәкләндерү белгече Наталья Иванова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар буяулар, төсле кәгазьләр, мамык дисклар белән эшлиләр, кер каптыргычлар белән шөгыльләнәләр. Мондый дәресләрнең төп максаты – иҗади потенциалны, уңай мотивацияне, теләсә кайсы яшьтә тормыштан канәгать кала белүне үстерү.

Әйтик, Нина Лаврова арт-терапия белән кызыксына, ә Зинаида Болтобаева, Галина Горюнова һәм Леонид Усов кер каптыргычлар белән традицион булмаган уеннар белән мавыга. Башкалар үзләре өчен панно һәм аппликацияләр ясауны сайлыйлар.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре фикеренчә, мондый дәресләр интернат-йортта яшәүчеләргә бик ошый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International