Казан укучылары Ленинград блокадасы ветераннарының батырлыгын искә төшерде

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Ел саен Россиядә 27 гыйнварда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.

Гадәттәгечә, бу көнне Ленинград шәһәре блокадасы корбаннарын искә алалар. Истәлекле дата хөрмәтенә П.А. Полушкин исемендәге 101нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Казан шәһәренең «Бөек Ватан сугышы Ветераннары – блокадалы Ленинградта яшәүчеләр» иҗтимагый оешмасы вәкилләре өчен чара әзерләделәр.

Ветераннарны котларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Рәфыйк улы Мөбәрәкшин килде. Ул һәлак булганнарны искә алды һәм Ленинград блокадасында яшәүчеләргә батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген без Ленинград блокадасының тәмамлануын искә алабыз. Шәһәрне геройларча 872 көн дәвамында саклаганнар. Дошман шәһәрнең каршылыгын җимерә алмады. Сезнең батырлыгыгыз нәтиҗәсендә Ленинград бирешмәде. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм актив озын гомер телибез», – диде ул.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән Адель Мөбәрәкшин ветераннарга мактаулы грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Укучылар хөрмәтле кунаклар өчен концерт программасы әзерләделәр. Балалар сугыш еллары җырларын җырладылар, Ленинград блокадасында яшәүчеләрнең батырлыгын искә алып шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International