Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Кочаклашу көне узды. Балалар һәм ата-аналар тематик дәресләрдә катнаштылар, аларның төп темасы дуслык, үзара ярдәм иде.
19 гыйнварда Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә «Синергия» программасын тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес уздырылды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Ирина Баринова «Дөрес сайлау» программасы кысаларында 12-17 яшьлек яшүсмерләр арасында «Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырган.
19 гыйнварда Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ямаширмә авылындагы 4 нче социаль участокта «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» дигән профилактик чара уздырган. Социаль куркыныч төркеменә керүче 16 балигъ булмаган бала катнашында чара 2019–2023 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында оештырылган.
2022 елның гыйнвар-октябрь айлары өчен Татарстан Республикасында уртача хезмәт хакы 2021 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата 16,6 % ка артты һәм 50 287,7 сум тәшкил итте. Быел шулай ук хезмәт хакы үсеше көтелә, чөнки Россия Федерациясе дәрәҗәсендә минималь хезмәт хакын арттыру турында карар кабул ителде – 2023 елның 1 гыйнварыннан ул 16 242 сум тәшкил итә.
Лаеш районы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Раштуаны Казан Епархиясенең яшьләр бүлегенең «Прообразы» студиясеннән «Раштуага юл» дип исемләнгән театральләштерелгән программасы белән билгеләп үттеләр.
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы вәзгыять ярты ел дәвамында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр санының кимүенә һәм халыкның мәшгульлеге арту тенденцияләренә ия.
18 гыйнварда Зәй муниципаль районы администрациясендә эш бирүчеләр белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Утырышта Зәй районы предприятиеләренең, оешмаларының, учреждениеләренең кадрлар хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Кичә, 18 гыйнварда, Лаеш муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр күрсәткәндә тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелеге турында күчмә методик семинар-киңәшмә узды.
18 гыйнварда Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы һәм психологы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары белән тренинг үткәргәннәр.