Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумда

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы вәзгыять ярты ел дәвамында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр санының кимүенә һәм халыкның мәшгульлеге арту тенденцияләренә ия.

Бүген икътисадта 1 млн 985 мең кеше эшли. Мәшгульлек үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында 7 092 кеше теркәлгән. Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча, эшсезләргә 46 меңгә якын кеше керә, ягъни алар рәсми рәвештә теркәлмәгән, әмма сораштыруда үзләрен эшсез дип атый.

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумда һәм Татарстан Республикасында эшче көчләр саныннан 0,37 % тәшкил итә.

Республика эш бирүчеләре 44 мең буш эш урыны тәкъдим итә, күбесенчә алар эшче һөнәрләр: арматурчылар, бетончылар, станок операторлары, төрле профильле лаборантлар һ. б.

Эшчеләргә иң зур ихтыяҗ сәнәгать (машина төзелеше), төзелеш өлкәләрендә. Туризм, кунакханә бизнесы өлкәсендә кадрлар ихтыяҗының кимүе күзәтелә.

Фаразлауларга караганда, якын арада эшче көченә ихтыяҗ тудырачак төп тармаклар сәнәгать һәм ИТ булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International