19 гыйнварда Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ямаширмә авылындагы 4 нче социаль участокта «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» дигән профилактик чара уздырган. Социаль куркыныч төркеменә керүче 16 балигъ булмаган бала катнашында чара 2019–2023 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында оештырылган.
Мондый консультацияләр үткәрү балигъ булмаганнарны хокукка каршы эшләргә җәлеп итү очракларын булдырмауга, хокук бозуларны һәм антисоциаль гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән. Профилактик эш түбәндәге төп бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә: хокуксыз гамәлләр кылган очракта яшүсмерләргә йогынты ясау, аларны нигезсез һәм квалификациясез тыкшынудан саклау.
Шулай ук очрашу кысаларында Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турындагы закон каралды.