ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

6 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә арт-терапевтик дәрес үтте. Чара креативлыкны үстерүгә, образлы фикерләүне формалаштыруга, кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән.

Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында хезмәт законнары мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү булды. Кабул итүне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова, ТР прокуроры Нәфыйков Илдус Сәид улы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зәйнетдинова Алсу Хәмит кызы һәм башкалар алып барды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.


6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елы, шулай ук Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында бүген Арча районындагы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен дисбе ясау буенча мастер-класс уздырылды.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Пульс» актив пенсионерлар клубында актив озын гомерлелек принципларын гамәлгә ашыру «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында башкарыла.

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә оборона-сәнәгать комплексының өч предприятиесе вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Чарада «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы» АҖ катнашты.

3 февральдә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Чистай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «В. И. Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Радиоприбор» АҖ һәм «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре эшсез гражданнар һәм КНИТУ-КАИның «Восток» Чистай филиалы, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы чыгарылыш курс студентлары белән очрашты.

2 февральдә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Наталья Казанова «Бердәм Россия» партиясенең Бөгелмә җирле бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә финанс грамоталылыгы буенча чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International