«Шатлык» комплекслы үзәге «Синергия» программасын тормышка ашыра

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

19 гыйнварда Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә «Синергия» программасын тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес уздырылды.

Узган атнада социаль хезмәт алучылар төрле материаллардан курчак ясау вариантлары белән таныштылар. Бу юлы аларга үз куллары белән җеп эшләнмәләрен ясарга тәкъдим иттеләр. Эшне уңышлы башкарырга күрсәтмәләр һәм белгечләр ярдәме булышты. Катнашучылар бик тырыштылар, билгеле бер кыенлыкларга карамастан, курчаклар матур килеп чыкты. Әзер эшләнмәләрне кайбер социаль хезмәт алучылар якыннарына бүләк итәргә булды, ә кемдер курчаклардан брелок ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International