Кичә, 18 гыйнварда, Лаеш муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр күрсәткәндә тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелеге турында күчмә методик семинар-киңәшмә узды.
Семинарда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр директорлары, шулай ук министр урынбасары Юлия Абдреева, тормыш эшчәнлеге чикләнгән затларны социаль интеграцияләү бүлеге башлыгы Зөлфия Мусабирова катнаштылар.
Чара барышында эшне оештыру мәсьәләләре каралды һәм 2022 елда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлегенә йомгак ясалды. Балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре һәм олылар өчен тернәкләндерү үзәкләре җитәкчеләре 2022 елда эш оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.
.jpeg)