Лаеш районы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Раштуаны Казан Епархиясенең яшьләр бүлегенең «Прообразы» студиясеннән «Раштуага юл» дип исемләнгән театральләштерелгән программасы белән билгеләп үттеләр.
Раштуа бәйрәме геройлары балаларга бәйрәм һәм аның әһәмияте турында сөйләделәр. Шулай ук башкаларга игелекле һәм шәфкатьле булу никадәр мөһим икәне турында да сөйләштеләр. Чара балаларны рухи-әхлакый кыйммәтләргә, православие бәйрәмнәре традицияләре аша рус халык мәдәниятенең килеп чыгышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Чара «Православие мәдәнияте: инвалид балалар өчен һөнәрчелек мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды, ул социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашкан иде.