Зәйдә мәшгульлек хезмәтен заманча кадрлар үзәгенә трансформацияләү дәвам итә

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18 гыйнварда Зәй муниципаль районы администрациясендә эш бирүчеләр белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Утырышта Зәй районы предприятиеләренең, оешмаларының, учреждениеләренең кадрлар хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Чарада башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Екатерина Андреева, Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте директоры Галина Элбакидзе чыгыш ясадылар.

Еатерина Андреева ирешелгән нәтиҗәләр, хезмәт базарындагы вәзгыять, 2023 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре, эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чараларын һәм хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны тормышка ашыруны озайту турында сөйләде. Шулай ук мәшгульлек үзәге директоры катнашучыларның игътибарын «Россиядә эш» Бердәм циффрлы платформасында вакансияләр урнаштыру һәм отчетларны вакытында бирү зарурлыгына, шулай ук «Демография» илкүләм проекты кысаларында хезмәткәрләрне укыту мөмкинлегенә юнәлтте.

Шулай ук мәшгульлек хезмәтен заманча кадрлар үзәгенә трансформацияләү турында да сөйләштеләр. Бу юнәлештә эш 2023 елда да дәвам итәчәк. Халыкка хезмәт күрсәтү гражданнарның тормыш хәлләрен һәм эш бирүчеләрнең бизнес-ситуацияләрен исәпкә алып башкарылачак.

Галина Элбакидзе хезмәт законнарындагы үзгәрешләргә басым ясады. Ул 2023 елда эш бирүчеләрнең яңа бурычлары турында сөйләде. Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау өлкәсендәге законнар таләпләренә аерым игътибар бирелде.

Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруда актив катнашканнары, нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт хатлары белән «Татэнерго» АҖ филиалы, Мәгариф идарәсе, Яшьләр эшләре идарәсе, Үзәк район хастаханәсе, Зәй политехник колледжы, «Зәй шикәре» АҖ, Пенсия фондының Зәй районындагы Клиентлар хезмәте, «Жилкомконтраст» ҖЧҖ, Арсланова О. И. ШЭ бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International