«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә Кочаклашу көне узды

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Кочаклашу көне узды. Балалар һәм ата-аналар тематик дәресләрдә катнаштылар, аларның төп темасы дуслык, үзара ярдәм иде.

Музыка җитәкчесе репертуарында бу көнне танылган мультфильмнардан совет җырлары бар иде. Балалар конкурсларда, флешмобларда һәм актив уеннарда бик теләп катнаштылар.

Чара балаларны һәм ата-аналарны берләштерү, үсеп килүче буында тирә-юньдәгеләргә кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Барысы да тематик чаралардан бик канәгать калдылар һәм планлаштырылган тернәкләндерү процедураларын яхшы кәеф белән дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International