Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Ирина Баринова «Дөрес сайлау» программасы кысаларында 12-17 яшьлек яшүсмерләр арасында «Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырган.
Балалар белән «Һөнәрне танып бел» уены һәм Л. А. Йовайши методикасы буенча анкета үткәрелде. Катнашучылар «һөнәр» сүзенең мәгънәсен белгәч, теләгән һөнәрне ничек һәм кайда алырга, теге яки бу белгечлекнең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген аңладылар. Катнашучылар шулай ук үзләре сайлаган һөнәр тормышыннан бер көнне сәхнәләштерергә тырыштылар.