Республика буенча уртача хезмәт хакы 17 % ка диярлек артты

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

2022 елның гыйнвар-октябрь айлары өчен Татарстан Республикасында уртача хезмәт хакы 2021 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата 16,6 % ка артты һәм 50 287,7 сум тәшкил итте. Быел шулай ук хезмәт хакы үсеше көтелә, чөнки Россия Федерациясе дәрәҗәсендә минималь хезмәт хакын арттыру турында карар кабул ителде – 2023 елның 1 гыйнварыннан ул 16 242 сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында өчьяклы килешү нигезендә икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы 19 565 сум күләмендә билгеләнде.

Иң югары хезмәт хакы файдалы казылмалар чыгару тармагында – 78 155 сум, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә – 76 245 сум.

Кунакханә хуҗалыгында түбән хезмәт хакы саклана, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә – 32,5 мең сум, күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә – 34,3 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International