«Шатлык» үзәге белгечләре мәктәп укучылары өчен тренинг уздырды

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18 гыйнварда Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы һәм психологы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары белән тренинг үткәргәннәр. Тренингның максатлары – аралашу күнекмәләрен объектив бәяләү, үзеңне һәм сыйныфташларыңны яхшырак белү, шулай ук аралашу күнекмәләрен үстерү.

Тренинг дүрт күнегүдән торды. Бу процесска чарада катнашучыларның барысы да җәлеп ителде. Балалар актив булдылар, командада бердәм эшләделәр, шулай ук коммуникатив күнекмәләрен объектив бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International