2 февральдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре аутистик спектр тайпылышлары булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге затлар өчен дәрес оештырдылар.
«Бердәм Россия» белән минем карьерам» кадрлар проекты кысаларында 2 февральдә «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова һәм Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» Кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова очрашты.
2023 елның 3 февралендә Түбән Новгородта балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү моделен кертү тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча төбәкара түгәрәк өстәл уза.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыруда актив катнаша.
1 февраль көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре» дигән дәрес уздырдылар.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «200 көн батырлык һәм ныклык» акциясе һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Мамай курганы – Россиянең төп биеклеге» дигән танып белү дәресе оештырдылар. Чаралар патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән иде..
2023 ел башыннан Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күпбалалы гаиләләргә йөриләр. Күчмә чаралар гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерүгә, ТКХ хезмәтләре өчен бурычлар булу-булмауны тикшерүгә һәм коммуналь хезмәтләрдән өзелү куркынычын ачыклауга, шулай ук булган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары Энза Хәсәншина һәм Светлана Филиппова «200 утлы көн һәм төн» дигән батырлык сәгате уздырдылар.
2 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кинетик ком кулланып коррекцион-үстерү дәресе уздырылды. Чара активлыкны, кызыксынучанлыкны, кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Десерт көнендә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Пешекчелек мәктәбе» түгәрәгендә катнашучылар бәйрәм печеньесы пешерделәр.