Десерт көнендә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Пешекчелек мәктәбе» түгәрәгендә катнашучылар бәйрәм печеньесы пешерделәр.
Бу юлы дәрескә ир-атлар чакырылды. Алъяпкычлар, пешекче башлыклары киеп, хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә алар камыр бастылар, җәйделәр. Аннары формалар ярдәмендә йолдызчыклар һәм йөрәкләр кисеп, аларны пешерергә куйдылар. Әзер печеньены глазурь белән бизәделәр.
Наталья Котова билгеләп үткәнчә, мондый дәресләрдә өлкәннәр кулларының вак моторикасы үсә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләре яхшыра, үз-үзләренә хөрмәт арта.