Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында, илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан, 2 февральдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына Сталинград сугышы турында сөйләде.
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга җылылык, кайгырту һәм игътибар күрсәтү Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Миңнесафия Баһавиева өчен күркәм традициягә әверелде.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге администрациясе Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мәсәгыйтов белән берлектә тернәкләнүчеләрнең ата-аналары өчен «Полиционер» спектаклен карауны оештырдылар. Район боз сарае администрациясе хәйрия нигезендә автобус бирде.
2 февральдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлекчәсе вәкилләре эшчеләр кытлыгын кичергән эш бирүчеләр белән очраштылар.
Бүген, 2 февральдә, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Реальное время» интернет-газетасына интервью бирде.
2 февральдә Төбәк белән идарә итү үзәгендә «Яхшы эшне кайдан табарга?» темасына туры эфир узды. Министр Эльмира Зарипова спикер булды һәм татарстанлыларның сорауларына җавап бирде.
1 февраль көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм мәктәп укучылары өчен «Батырлык яши!» хәрби-патриотик чарасы үткәрелде.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 13-17 яшьлек балалар өчен Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте директоры Галина Элбанидзе лекция укыды.
1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград сугышы тарихны үзгәртә, Бөек Ватан сугышында иң зур вакыйгаларның берсе һәм хәрби хәрәкәтләрдә иң борылыш нокталарының берсе була.
КФУ студентларының «Мирас» социаль отряды волонтерлары «Кар десанты» акциясе оештырдылар, аның кысаларында Нурлат муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларга булыштылар.