«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «200 көн батырлык һәм ныклык» акциясе һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Мамай курганы – Россиянең төп биеклеге» дигән танып белү дәресе оештырдылар. Чаралар патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән иде.
Сталинград сугышы истәлегенә «Тәтеш балкышы» үзәге белгече Евгения Кирилова шулай ук «Актив озын гомерлелек» клубында катнашучылар белән очрашу уздырды. Өлкәннәр өчен «Мамай курганы» мемориаль комплексы буенча виртуаль экскурсия оештырылды.
Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 3 нче социаль участокта чара уздырды. Алар Печище авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Мин сугыш булмавын телим» дип исемләнгән чара оештырдылар. Анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты. Чара бер минут тынлык белән һәм һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы 4 нче номерлы социаль участокта викторина үткәрде. Чарада риск төркеменә керүче 37 балигъ булмаган бала катнашты.