Чаллыда «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты чараларын тормышка ашыру турында фикер алыштылар

2023 елның 3 феврале, җомга

«Бердәм Россия» белән минем карьерам» кадрлар проекты кысаларында 2 февральдә «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова һәм Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» Кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова очрашты.

Эшлекле очрашу барышында проектның чаралар планын гамәлгә ашыру, эш форматларын сайлау һәм кадрлар үзәге белән партиянең үзара хезмәттәшлегенең төп нокталарын җайга салу мәсьәләләре каралды.

«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүдә, өстәмә һөнәри белем бирүдә, эшкә урнашуда һәм карьера үсешендә ярдәм итүгә, гражданнарга һәм эш бирүчеләргә мәгълүмати һәм консультацион ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International