«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә коррекцион-үстерүче дәрес уздырылды

2023 елның 3 феврале, җомга

2 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кинетик ком кулланып коррекцион-үстерү дәресе уздырылды. Чара активлыкны, кызыксынучанлыкны, кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Ком белән эшләү – кызыклы һәм файдалы шөгыль. Чарада катнашучылар кинетик комның үзенчәлекләре турында белделәр. Аннары психолог аларга ком белән эшләү тәртибе турында сөйләде һәм күрсәтте. Чара ахырында катнашучылар башкарылган эшләр турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International