2 февральдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре аутистик спектр тайпылышлары булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге затлар өчен дәрес оештырдылар.
Очрашу хәрәкәт активлыгын үстерү программасы кысаларында гомуми үсеш күнегүләре комплексыннан башланды. Шулай ук «Су балансы: сусызлану билгеләре» темасына әңгәмә уздырылды.
Белгечләр катнашучыларга кеше өчен арт-терапиянең әһәмиятен аңлаттылар, мандала буяу техникасы турында сөйләделәр. Буяу процессында вак моторика яхшыра, борчылу һәм эмоциональ киеренкелек дәрәҗәсе кими.
Дәрес кызыклы иде. Ахырда көндезге тору төркемендә катнашучылар уңай хис-кичерешләр өчен белгечләргә рәхмәт белдерделәр.