Минзәлә районында күпбалалы гаиләләрне тикшерәләр

2023 елның 3 феврале, җомга

2023 ел башыннан Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күпбалалы гаиләләргә йөриләр. Күчмә чаралар гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерүгә, ТКХ хезмәтләре өчен бурычлар булу-булмауны тикшерүгә һәм коммуналь хезмәтләрдән өзелү куркынычын ачыклауга, шулай ук булган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Чаралар барышында күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары, шул исәптән социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, хезмәтләр исемлеге, социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары турында хәбәр итәләр. Шулай ук янгын-профилактик эше алып барыла, автоматик янгын хәбәрчеләре тикшерелә.

Бүгенгә комплекслы үзәк белгечләре 47 гаиләдә булганнар, аларда 165 бала тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International