Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары Энза Хәсәншина һәм Светлана Филиппова «200 утлы көн һәм төн» дигән батырлык сәгате уздырдылар.
Тәрбиячеләр балаларга бөек сугыш тарихы, авыр елларда балаларга олылар белән беррәттән ачлык, туганнарының үлемен кичерергә туры килүе турында сөйләделәр. 58 көн дәвамында совет сугышчылары төркеме батырларча оборона тоткан Павлов йорты турындагы хикәя балаларда аеруча кызыксыну уятты.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2 февральдә «Сталинград – бөек батырлык күрсәткән шәһәр» дигән батырлык дәресе уздырылды.
Мондый чаралар балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен киңәйтә, ил тарихына һәм аның мирасына сак караш формалаштыра, Ватанның героик үткәне өчен горурлык хисе һәм авырлыклар кичергән кешеләргә карата кызгану хисе тәрбияли.