Экспертлар гаиләгә һәм балаларга иртә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышачак

2023 елның 3 феврале, җомга

2023 елның 3 февралендә Түбән Новгородта балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү моделен кертү тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча төбәкара түгәрәк өстәл уза. Анда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Хезмәт министрлыгының республика ресурс үзәге, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен республика тернәкләндерү үзәкләре, балалар клиник хастаханәсе, психологик-педагогик реабилитация һәм коррекция үзәге белгечләре катнашачак.

Шулай ук көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышуда Дәвалау педагогикасы үзәге идарәсе рәисе, социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Совет әгъзасы Битова Анна Львовна катнаша.

Чара Новгород өлкәсе хөкүмәте, «Социаль сәясәт» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе ярдәме белән уздырыла.

Чараның трансляциясенә сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=h_bnO2zGwCk.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International