«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыруда актив катнаша.
Программаның төп максаты – өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм аларның актив озын гомерлелек чорын озайту. Шуны истә тотып, учреждение белгечләре үз эшчәнлекләрендә инновацион алымнар һәм технологияләр кулланалар. Әйтик, галотерапия.
Галотерапия – дарусыз авыруларны дәвалау һәм профилактикалау, шулай ук кичерелгән инфекцияләрдән һәм сулыш системасы патологияләреннән соң тернәкләндерү ысулы. Үзәк белгече тернәкләндерү курсларын өйгә барып, тозлы лампа ярдәмендә үткәрә. Һәр сессия 30-40 минут дәвам итә.
Социаль хезмәт алучылар галотерапиянең файдалы йогынтысын сизеп өлгергән инде. Әйтик, коронавирус инфекциясе кичергән социаль хезмәтләр алучы хәленең җиңеләйүен сизә. Шулай ук өлкәннәр мондый процедураларның яхшы йокыга ярдәм итүен билгеләп үтә.