1 февраль көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре» дигән дәрес уздырдылар. Татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыруга, үз халкың өчен горурлык тәрбияләүгә юнәлдерелгән чарада мәктәп яшендәге 13 бала катнашты.
Балалар татар халкының көнкүреше, милли ашлары, костюмнары, җырлары, биюләре белән таныштылар. Балалар үз гаиләләрендә дини һәм милли бәйрәмнәрне ничек үткәрүләре турында сөйләделәр. Шулай ук әңгәмә вакытында татар бизәкләренең матурлыгын билгеләп үттеләр, мәкаль-әйтемнәрне, халык җырларын һәм әкиятләрен искә төшерделәр.
Милли ризыклар презентациясе бик кызыклы үтте.
Чара татар халык әкиятләре мотивлары буенча «Сабантуй» мультипликацион фильмын карау белән тәмамланды.