14 февральдә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарага «Автодор» ТК» ҖЧҖ һәм «Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы» ДБУ чакырылган иде. Эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте: слесарь, диспетчер, С категорияле машина йөртүче һ. б.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә ярдәм йөзеннән «Кайтырга вәгъдә итәм» акциясендә актив катнаша.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова 6 нчы социаль участокта «Муса Җәлил – герой шагыйрь» дигән төркемле чара уздырды. Чараның максатлары – татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән танышу, патриотлык хисе тәрбияләү.
Алексеевск районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков мәктәп яшендәге балалар белән танып белү дәресе үткәрде. Ышаныч телефоны турында сөйләштеләр.
«Пушкин картасы» программасы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Казан арты» музее хезмәткәрләре, хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова белән берлектә, иҗади чара оештырдылар. «Татар орнаментында лалә чәчәге» дәресе шулай ук Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәмнең мөһим юнәлешләреннән берсе булып патриотик тәрбия буенча чаралар оештыру тора.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар «Кайтырга вәгъдә итәм» дигән патриотик акциягә кушылдылар. Аның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен белдерү.
«Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Бөгелмәнең «Сугышчан туганлык» локаль сугыш һәм хәрби конфликт ветераннары иҗтимагый хәрәкәте һәм махсус хәрби операциядә катнашкан Сергей Килдеев батырлык дәресе уздырдылар.
Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәне Евдокия Шапараева 98 яшен билгеләп үтә.
«Игелекле туганлык – иң яхшы байлык» социаль практикасын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Терендез әрмән халык бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасында булдылар. Ул 13 февральдә билгеләп үтелә.