Зәйдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган чара уздырылды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәмнең мөһим юнәлешләреннән берсе булып патриотик тәрбия буенча чаралар оештыру тора.

14 февральдә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм мәктәп укучылары өчен истәлекле дата кысаларында хәрби-патриотик чара үткәрелде. Очрашуның максаты – үсеп килүче буында ил тарихына кызыксыну уяту, совет халкының батырлыклары өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Чарада «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, Әфган сугышы ветераны Сергей Галяминский, «Форпост» Җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге вәкиле Алексей Алексеев, «Гвардия» хәрби-патриотик эзләү клубы җитәкчесе Виктор Никифоров һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Александр Иванов катнаштылар. Чакырылган кунаклар сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, балаларга авыр вакытларда бердәмлекнең мөһимлеге, Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт турында искә төшерделәр.

Соңыннан балаларга совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару турында видеоролик күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International