«Пушкин картасы» программасы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Казан арты» музее хезмәткәрләре, хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова белән берлектә, иҗади чара оештырдылар. «Татар орнаментында лалә чәчәге» дәресе шулай ук Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.
Балалар татар орнаментының үзенчәлекләре белән таныштылар, лалә чәчәге символын кайда күрергә мөмкин икәнлеген белделәр. Аннары мастер-класс оештырылды, анда табигый тиредән лалә чәчәге формасында брелоклар ясадылар. Балалар татар орнаменты мотивлары буенча эшләнмәләрне мөстәкыйль бизәргә өйрәнделәр.
Белгечнең сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларның татар орнаменты тарихы турындагы белемнәрен киңәйтә һәм баета, татар халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли.